Татарстан предприятиеләре «Комплекслы куркынычсызлык-2026» чарасында катнаша

2026 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салоны Казанда беренче тапкыр 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр уза.

Бу халыкара дәрәҗәдәге әйдәп баручы Россия күргәзмә проекты, ул тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен һәм иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышларны күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Татарстанның күмәк стендында 15 компания — Эйдос, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, Геопейджер, Пазл Софт, «Эскорт» ДК, Барс аяк киеме компаниясе, Инфомат һәм башкалар тәкъдим ителгән. Моннан тыш, КАМАЗ, Марс Технологии һәм Астейс  аерым стендларда үз продукциясен күрсәтә.

Күргәзмәгә куела торган продукция арасында:

- 0 метрдан 150 метрга кадәр биеклектә теләсә нинди типтагы «Засечная черта» пилотсыз очкыч аппаратларны ачыклау системасы;

- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларының гамәли күнекмәләрен эшкәртү буенча интерактив тренажер комплексы (авыш почмагы үзгәрә торган очсыз-кырыйсыз баскыч);

- сәнәгатьтә, коммуналь хуҗалыкта, агросәнәгать һәм оборона-сәнәгать комплексында эшләрне автоматлаштыру өчен пилотсыз универсаль чылбырлы платформа;

- баткан техниканы эзләү һәм су астындагы төрле объектларны, мәсәлән, баткан судноларны, күпер һәм плотина терәкләрен тикшерү өчен пилотсыз су асты аппараты;

- махсус аяк киеме һ.б.

Күргәзмәне Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министры Александр Куренков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International