2026 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумында «Төбәк СҮФ линиясе буенча Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре өчен ташламалы финанслау турында» түгәрәк өстәл утырышы узды. Катнашучылар дәүләт ярдәменең гамәлдәге инструментлары, ташламалы финанслар алу шартлары һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең практик тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәлнең модераторы булып «ТР ИВФ» директорының беренче урынбасары Азат Фазулов чыгыш ясады.
Очрашу эшендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сәнәгатьне үстерү фонды, банк секторы һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
«2016 елдан Татарстанның Инвестиция-венчур фонды төбәк СҮФ функцияләрен башкара. Барлык эш елларында гомуми суммасы 3,7 млрд.сумнан артык булган проектлар финансланды. Финансланган проектлар саны һәм бирелгән займнар суммасы буенча Россиядә беренче урыннарны алып, без соңгы 2 елда бу эштә аеруча алга китеш ясый алдык», – диде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, катнашучыларны сәламләп.
Түгәрәк өстәл барышында баш инвестицион менеджер — СҮФ инвестицион менеджмент секторы портфеле идарәчесе Римма Шакирова Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы финанслау программалары, катнашу критерийлары һәм займ алу үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгатьтә инвестицион программаларны озата бару бүлеге башлыгы Максим Андрияшин төбәк предприятиеләренә гамәлдәге ярдәм чараларын, шул исәптән Россиядә җитештерелгән җиһазлар сатып алу чыгымнарын компенсацияләү инструментларын тәкъдим итте.
Программаның практик өлешен сәнәгать предприятиеләре тәкъдим итте. «Прома» ЗГОА яндыргыч җайланмаларны эшләтеп җибәрү бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәтшин һәм «Промэнерго» икътисад һәм финанслар буенча директоры Александр Кобзев ташламалы финанслауны җәлеп итү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Очрашу барышында шулай ук «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында җитештерүләрнең нәтиҗәлелеген арттыру инструментлары турында фикер алыштылар.
Очрашу спикерлар катнашында панель дискуссия һәм аудитория сорауларына җаваплар белән тәмамланды. Катнашучылар гаризаларны әзерләгәндә еш җибәрелә торган ялгышлар, предприятиеләрнең үсеш институтлары белән үзара хезмәттәшлеге үзенчәлекләре һәм финанс булмаган ярдәмнең әһәмияте — экспертиза, нетворкинг һәм партнерлар эзләүдә ярдәм итү турында фикер алышты.
«Бүген Татарстан предприятиеләренең уникаль төбәк программасы буенча сәнәгатьне үстерүгә ташламалы финанслау мөмкинлеге бар – еллык 3% белән 200 млн сумга кадәр. Акчаларны инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, җитештерүне модернизацияләүгә һәм үстерүгә юнәлтергә мөмкин. Проектның программа таләпләренә туры килүен алдан бәяләргә һәм ярдәм итүнең тиешле коралын табу өчен Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциячел булмаган оешмасы директорының беренче урынбасары Азат Фазулов.
Очрашу йомгаклары буенча катнашучылар ассызыклаганча, ташламалы финанслау производстволарны модернизацияләү, яңа инвестицион проектларны эшләтеп җибәрү, Татарстан предприятиеләренең куәтләрен киңәйтү һәм технологик үсеше өчен төп инструментларның берсе булып кала.