Бу хакта «Татарстан-Иран» түгәрәк өстәлендә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумында узды. Анда Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Иран Ислам Республикасы Генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мансур Хөсәени, шулай ук Татарстан һәм Иран нефть химиясе компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Иран – Татарстан өчен перспектив юнәлеш. Республика «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында эш алып бара. Татарстан Иран хезмәттәшләре белән сәүдә элемтәләрен җайга салу белән кызыксына.
Түгәрәк өстәлдә Иран компанияләре эшчәнлекнең төп юнәлешләрен һәм агымдагы проектларны тәкъдим иттеләр. Яклар шулай ук Иран нефть-газ компанияләренең Татарстан базарына чыгу перспективалары, җитештерүне локальләштерү, технологияләр алмашу, җиһазлар һәм продукция китерү һәм башкаларны да кертеп, республиканың нефть химиясе комплексы предприятиеләре белән технологик һәм сәнәгать хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.