Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Узкимесаноат» идарәсе рәисе Одил Темиров, «Узбекнефтегаз» идарәсе рәисенең эшкәртү буенча урынбасары Аброржон Ходайберганов һәм «Биринчи Резинотехника Заводи» генераль директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.
«Узкимесаноат» – Үзбәкстанның химия предприятиеләрен берләштерүче бербөтен корпоратив структура. Компания химия предприятиеләрен үстерүнең җитештерү, инновацион, маркетинг программаларын эшли һәм гамәлгә ашыра, шуның белән тулаем тармакны тотрыклы үстерү өчен шартлар һәм алшартлар тудыра.
«Узкимесаноат» – нефть-газ тармагының ил икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертүче алдынгы уенчысы. Компания эре тонналы пластикларның барлык полимер чимал күләменең 80% тан артыгын чыгара һәм экологик GTL-продуктлар чыгару буенча эре проектны башлап җибәрде.
«Биринчи Резинотехника Заводи» предприятиесе бүген 178 төр автомобиль шиннары һәм 190 төр конвейер ленталар җитештерүне үзләштергән.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре Үзбәкстан партнерлары белән төрле юнәлешләр – нефть-газ химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина, шулай ук мәгариф өлкәсендә эшлиләр. Моннан тыш, хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге һәм Казандагы Генконсуллык зур ярдәм күрсәтә.
Очрашуда яклар хезмәттәшлекнең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар.