ТНФ форумында нефть-газ комплексы объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Ростехнадзорның «Заманча шартларда нефть-газ комплексы объектларының тотрыклы эшләвен тәэмин итү һәм сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре» темасына пленар утырышы булды. Эштә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Татарстан – Россиянең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Республикада 8 мең куркыныч җитештерү объекты файдаланыла, 40 меңгә якын энергетика объекты, 600 гә якын гидротехник корылма эшли. Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, бу саннар җаваплылык масштабын һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүдә безнең эшнең мөһимлеген ачык күрсәтә.

«Без предприятиеләребез белән контроль һәм мониторингның заманча системаларын кертү, персоналны өйрәтү һәм даими рәвештә аудитлар уздыру, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә куркынычсызлык культурасын арттыру мәсьәләләре буенча актив эшлибез. Без Ростехнадзорның норматив җайга салуны камилләштерү, контрольгә яңа алымнар кертү, цифрлы чишелешләрне үстерү буенча эзлекле эшен югары бәялибез», – дип билгеләде ул.

Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий, үз чиратында, Татарстан Рәисенә республика территориясендә сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә системалы якын килүе өчен рәхмәт белдерде.

«Бу зур нәтиҗәләргә ия. Без республикада нефть-газ химиясе сәнәгате, оборона-сәнәгать комплексы үсешен күрәбез, шулай ук гидротехник корылмалар, энергетика иминлеген һәм башка юнәлешләрнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хәл ителә», – дип ассызыклады Александр Трембицкий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International