10 ел эчендә «Газпром» мәнфәгатьләрендә Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәтләре күләме 130 млрд.сумнан артып киткән

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Ә компанияләр саны 270 җиткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» Тәэминатчы көнендә хәбәр итте. Эштә ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2026 кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Тәэминатчы көне традицион мәйданчыкка әверелде, анда озак сроклы партнерлыкны үстерү, тәэмин итүләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру, җитештерүгә инновацион чишелешләрне кертү мәсьәләләре карала.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан элеккечә илдә газ куллану күләме буенча лидерлар рәтендә.

«Газпром» белән берлектә, республикада догазификация программасы актив гамәлгә ашырыла, ул башланганнан бирле 46,8 мең гариза кабул ителгән, 44 меңнән артык килешү төзелгән, 34,7 меңнән артык йорт хуҗалыгы газга тоташтырылган. Бүген республикада 51 мең км газ бүлү үткәргечләре, 5,8 мең км магистраль газ үткәргечләре, 11,5 мең газ көйләү пункты файдаланыла.

Ел саен Тәэминатчы көне Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык компанияне берләштерә.

Бүген «Газпром» Татарстан оешмаларын инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, цифрлы продуктлар булдыру һәм гамәли бурычларны хәл итү өчен актив җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International