26 августта «Казан Экспо» ХКҮ тантаналы рәвештә Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Чарага нефть компанияләре, холдинглар, углеводород чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре, махсуслаштырылган җиһазлар белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр, сервис һәм геология-разведка оешмалары, депутатлар һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды.
Беларусь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бахрейн, Ливия, Кувейт, Азербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гана, Катар һәм башка илләрдән рәсми делегацияләр килде. ТНФ форумында катнашучыларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Денис Мантуров һәм Александр Новак сәламләде.
Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Бахрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәт Бен Мөбарәк Бен Дайна, Азербәйҗан икътисад министры урынбасары Ернаг Абдуллаев, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Трембицкий, вице-премьер – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, идарә рәисе урынбасары – 623 «Газпром» департаменты башлыгы Олег Аксютин, Татнефть генераль директоры Наил Мәганов, идарә әгъзасы — «СИБУР» башкарма директоры, «Нижнекамскнефтехим» Директорлар советы рәисе Игорь Климов, «Газпромбанк» идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Замрий катнашты.
Татарстан нефть-газ химиясе форумының Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, нефть-газ химиясе комплексы – Татарстан икътисадының лидеры һәм нигезе.
Узган ел тармак предприятиеләре 2 трлн 870 млрд.сумлык продукция җитештергән. Нефть-газ-химия комплексы бездә җитештерелгән продукциянең яртысын диярлек тәшкил итә, дип билгеләп үтте ул.
2025 елда республикада 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган, ике эре объектта 23 млн 220 мең тонна нефть эшкәртелгән. Эшкәртү тирәнлеге 99% тан артык.
Татарстан – полиэтилен җитештерүче эре компания һәм Россия базарының 26% өлешен алып тора. Синтетик каучуклар буенча – 44%. Йөк шиналары буенча – 60%. Ә карбонат Россиядә бары тик безнең республикада гына җитештерелә!
Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады.
«Бүген илебезнең нефть, газ, химия тармагы алдында җаваплы бурычлар тора. Беренче чиратта, алар Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итү, технологик суверенитетны һәм кадрлар потенциалын ныгыту белән бәйле. Татарстан Республикасы хаклы рәвештә Россия нефть-газ химиясе секторы флагманнары рәтенә керә. Куәтле сәнәгать потенциалы, югары компетенцияләр һәм инновацияләрне актив кертү нәтиҗәсендә регион илнең ягулык-энергетика комплексы үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Ышанам ки, форум чираттагы мәртәбә һөнәри диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы практикалар, шулай ук алдынгы карарлар кабул итү өчен мөһим тармак мәйданчыгы статусын раслаячак», – диде ул.
Утырыш «Технологик лидерлык һәм тотрыклы үсеш: нефть-газ тармагының киләчәге өчен инновацион алымнар һәм хәл ителешләр» темасына багышланган иде. Нефть-газ өлкәсенең төрле аспектлары һәм технологияләре турында докладлар тыңланды. Кооперацияләрне үстерү, ятмаларны эшкәртү һәм чимал базасын торгызу мәсьәләләренә кагылдылар.
Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий Татарстанның сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Ә аварияләр кимү динамикасы илдә иң яхшыларның берсе булып тора.
Ә «КАЗАН: НЕФТЬ, ГАЗ, ХИМИЯ» халыкара нефть-газ химиясе күргәзмәсендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 180 компания үз казанышларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Катнашучылар арасында — В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть», «Сибур Холдинг»,» «Таиф», «Белнефтехим» концерны, «Казанькомпрессормаш», «Транснефть-Прикамье», Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм башкалар.
Күргәзмәдә беренче мәртәбә «Комплекслы куркынычсызлык» стенды тәкъдим ителде, анда янгыннан саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы һәм нефть-газ химиясе тармагы объектларын саклау өлкәсендәге заманча чишелешләр күрсәтелде.
Күргәзмәгә килүчеләр өчен шулай ук «Батырлык хроникасы: нефтьченең шәхси архивы» дигән уникаль проект оештырылган. Аның концепциясе бер кешенең язмышы — биографиясе тулы бер чорның көзгесе булган совет нефтьчесенең җыелма образы тирәсендә төзелә. Килүчеләр шәхси архивлардан чын артефактларны күрә ала.