Олег Коробченко: «Татарстан сәнәгате бүген цифрлы модельләргә сыйфатлы сикереш ясый»

2026 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында «Сәнәгатьне цифрлы трансформацияләү торышы һәм перспективалары турында» доклад белән чыгыш ясады.

Төп тезислар:

- Республика предприятиеләрендә цифрлы проектлар саны ел саен арта бара. Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (ГИСП) мәгълүматлары буенча, июль башына алар саны 650дән артык.

- Цифрлаштыру проектларын сәнәгать секторындагы 150дән артык компания гамәлгә ашыра. Аларның барысы да диярлек үз акчалары хисабына финанслана.

- Цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча лидерлар – КАМАЗ (83%), Татнефть (72%), Казаноргсинтез һәм Челтәр компаниясе (67%).

- ICL компаниясе ГИСП эшләү нәтиҗәсендә ташламалы дәүләт сатып алуларына чыкты, техник җиһазлауга акча җәлеп итте һәм тотрыклы керем каналы алды.

- Татнефтьтәге цифрлы платформалар идарә итү тизлеген һәм сыйфатын үзгәртте. Геологик-технологик мониторинг нефть югалтуны елына 13,5 мең тоннага киметә. Запасларны мониторинглау системасы компания төркеме оешмаларының 80% тан артыгын берләштергән.

- Big Data (зур мәгълүматлар) базасындагы системалар резервларны ачыкларга һәм Казаноргсинтезда югалтуларны булдырмаска ярдәм итә.

- КАМАЗда «СИГНАЛ» мониторингы системасы кертелде. Ул җиһазларның агымдагы торышын, йөкләнешен һәм төзексезлеген нәтиҗәлелекнең сигез төп күрсәткече буенча күзәтеп тора. Нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге 30% ка арткан.

- Цифрлаштыру эше энергетикада да актив алып барыла. Мәсәлән, Челтәр компаниясендә электр челтәре хуҗалыгының цифрлы игезәкләре булдырылган (алар энергия хуҗалыгының һәр элементының торышын җентекләп күзәтергә, шулай ук диспетчерлык пунктлары санын 6 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә).

– «Татэнергосбыт» компаниясе югары цифрлаштыру дәрәҗәсенә ирешкән – энергетика предприятиеләре, челтәр һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне дә кертеп, үзара хезмәттәшлек итү өчен бердәм платформа булдырылган.

Моннан тыш, Олег Коробченко сәнәгатьне цифрлаштыру дәрәҗәсен күтәрүнең төп проблемаларын да билгеләп үтте. Бу югары квалификацияле кадрлар кытлыгы, КУЭ импорт җиһазларына һәм программа тәэминатына бәйлелеге, кыйммәтле кредитлар фонында җиһазларны модернизацияләүгә шактый инвестицияләр кертү зарурлыгы, компанияләрнең ГИСП белән эшләүгә җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәве.

Ул билгеләп үткәнчә, ГИСП платформасында теркәлү – субсидияләр, грантлар һәм ташламалы займнар алу өчен мәҗбүри шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International