Ул ике ГРС йөкләнешен оптимальләштерергә, гамәлдәге кулланучыларны газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырырга һәм районның 200 йорт хуҗалыгын газга тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром межрегионгаз» генераль директоры Сергей Густов, Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Алар шулай ук яңа күп функцияле авыл мәдәният йортын ачтылар, ул да бер үк вакытта газга тоташтырылды. Объектны газлаштыру өчен 160 метрга якын озынлыктагы челтәрләр төзелгән, тышкы газ казаннары һәм газны исәпкә алу приборы урнаштырылган. Мәдәният йорты төзелеше «Газпром межрегионгаз» хәйрия программасының бер өлеше булып тора.
Сергей Густов билгеләп үткәнчә, Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе илдә иң югары.
«ГРС белән ике газүткәргечне реконструкцияләү, 9 станцияне модернизацияләү, Зеленодольск районында «Бишнә» һәм «Ключи» ГРС арасында тагын бер боҗра төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Ышанам ки, республика хакимияте белән хезмәттәшлектә барлык бурычлар да үтәләчәк», – диде ул.