Татарстанда пилотсыз авиация системаларының «Дрон Экспо» халыкара күргәзмәсе уза

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бу пилотсыз авиация системалары, аппаратлар һәм аларны комплектлаучы әйберләр өлкәсендә төп чара. Күргәзмә тармак үсешенә ярдәм итү, тармакара һәм эчке элемтәләрне ныгыту, шулай ук эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм инвесторлар арасында үзара хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле платформа булдыруга юнәлдерелгән. Чара 8 июльдән 10 июльгә кадәр «Казан Экспо» ХКҮ уза.

Бүген Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар «Дрон Экспо»да булдылар.

Быел күргәзмә 20 илдән 200дән артык экспонентны берләштергән: җитештерүчеләр, эшләүчеләр, инженер компанияләре, интеграторлар, шулай ук фәнни һәм тармак оешмалары. Катнашучылар тарафыннан яңа платформалар, навигация системалары, сенсорлар, ЯИ базасындагы чишелешләр һәм башка технологияләр тәкъдим ителде.

Моннан тыш, «Россия Федерациясе төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү» пленар сессиясе узды.

Рөстәм Миңнеханов республикада йөкләр, таксилар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә автоном системалардан файдалану буенча берничә эксперименталь хокукый режим гамәлдә булуы турында сөйләде. Пилотсыз очкычлар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгын мониторинглау һәм урман утыртмаларын законсыз кисүләрне ачыклау өчен файдаланыла. Татарстанның 50дән артык предприятиесе автономияле системалар: авиация системалары, җир өсте робототехник комплекслары, пилотсыз йөк машиналары, сәнәгать роботлары һәм компонентлар җитештерә.

«Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында КНИТУ-КАИ базасында Пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәге булдырылды. Хәзер аны алдынгы технологик җиһазлар һәм сынау стендлары белән җиһазландыру төгәлләнеп килә.

Сессия эшендә пилотсыз технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, тармак компанияләре, фәнни оешмалар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Алар илдә пилотсыз системаларның төрле төрләрен үстерү, предприятиеләр һәм оешмаларның гамәлдәге җитештерү эшчәнлегенә пилотсыз технологияләрне кертү, тармакның кадрлар потенциалын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International