Татарстан предприятиесе җитәкчесе «Елның яшь сәнәгатьчесе» премиясенең махсус номинациясендә җиңүче булды

2026 елның 7 июле, сишәмбе

Бүләкләү тантанасы Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә узды.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча «АрсеналГидро» инженер-җитештерү компаниясе директоры Алсу Зәйнуллина «Ел нәтиҗәсе» махсус номинациясендә җиңүче булды.

«Минем өчен «Елның яшь сәнәгатьчесе» премиясе бүләген алу – зур мәртәбә. Бу мөһим тану, аның артында көндәлек эш, җаваплылык һәм заманча, технологик һәм кирәкле производствоны үстерү омтылышы тора. Конкурсны оештыручыларга — югары бәяләгәннәре өчен, ә Татарстан Республикасы җитәкчелегенә предприятиегә ышанычлары, ярдәмнәре һәм аның үсеше өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерәм», — диде Алсу Зәйнуллина.

«АрсеналГидро» — чистарту корылмалары, су белән тәэмин итү, хуҗалык-көнкүреш, сәнәгать һәм яңгыр сулары агызу системалары өчен полимер анкер табагы белән футерланган тимер-бетоннан модульле гидротехник корылмалар җитештерүче һәм аларны тәэмин итүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International