Татарстан региональ экспорт стандартын кертү буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керде

2026 елның 7 июле, сишәмбе

Республика эшен Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина Россия Президенты Владимир Путин белән эшлекле очрашуда югары бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан тәҗрибәләре региональ экспорт стандартын алга таба үстерү өчен нигез булган төбәкләр рәтенә керде (2025 елда РЭЧ 3.0 версиясенә кадәр яңартылган). Бу төбәкнең экспорт экосистемасы үсешенең югары дәрәҗәсен һәм тышкы базарларда эшләүче предприятиеләргә ярдәм итү механизмнарының нәтиҗәлелеген раслый.

Региональ экспорт стандарты 3.0 «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында эшләнгән һәм экспортны үстерү өчен база шартлары тудырудан бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, экспортлаучы компанияләргә ярдәм итүнең гамәли инструментларын кертүгә күчүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International