ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Халыкара юнәлешнең өлкән директоры Маниш Мохан әфәнде җитәкчелегендәге Һинд сәнәгате конфедерациясе делегациясе белән очрашты.
Бу Һиндстанда төрле секторларда бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы хөкүмәтнеке булмаган эшлекле һәм сәнәгать оешмасы. Һиндстанның ТОП-3 эре бизнес-оешмаларына керә.
Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: бизнес мәнфәгатьләрен яклау, күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итү, инновацияләргә һәм эшкуарлыкка ярдәм итү, халыкара хезмәттәшлек.
Олег Коробченко Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Яклар шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында да фикер алыштылар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы делегацияне 15-16 октябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ узачак «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумына чакырды.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.