«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Имзаларны ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Робототехника корпорациясе» генераль директоры Александр Алексеев куйдылар.
Яклар робототехника өлкәсендә хезмәттәшлек итү, атап әйткәндә, робототехника технологияләрен алга этәрү һәм җитештерүне автоматлаштыруда ярдәм итү, робототехниканы үстерүнең федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда катнашу, уртак фәнни тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм сынаулар уздыру турында килештеләр.