ТР Хөкүмәте Йортында сәнәгать өчен проектларны карадылар

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышы узды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

Үз чыгышында Россия Фәннәр академиясенең Н.С.Курнаков исемендәге Органик булмаган гомуми химия институтының фәнни эш буенча директоры урынбасары Андрей Вошкин үз чыгышында республика белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре турында сөйләде. Фәнни үзәкнең төп технологик чишелешләре булып, 99% артык дәрәҗәдә чиста товар фенолы алып, сәнәгать агынтыларын феноллардан һәм формальдегидтан чистартуның экстракцион ысулы һәм суны зарарсызландыру технологиясе һ.б. тора. Институт Татарстанның фәнни һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Хафиз Салихов торак-коммуналь хуҗалык һәм газ-мотор ягулыгында транспорт куркынычсызлыгы өчен көнкүреш газы сенсорының яңа төрен тәкъдир итте. Торак йортларда һәм транспорт чараларында газ мотор ягулыгында сенсорлар урнаштыру тәүлек буе газның агып чыгуын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

«ТурбоСервис Рус» президенты Алексей Култышев Татарстанның энергетика тармагы өчен инновацион хәл ителешләр турында сөйләде.

«МТС» филиалы директоры Марат Кабанов предприятиеләргә сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту, эш процессларын оптимальләштерү һәм чиктән тыш мәгълүмати инфраструктураны комплекслы саклау буенча инновацион чишелешләр тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International