8-10 июльдә Татарстанда «Дрон Экспо 2026» күргәзмә-форумы узачак

2026 елның 26 июне, җомга

Биредә пилотсыз авиация үсешен еллар дәвамында билгеләячәк технологияләрне күрергә мөмкин булачак. Җитештерүчеләр һәм эшләүчеләр тарафыннан яңа платформалар, навигация системалары, сенсорлар, ЯИ базасындагы чишелешләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узачак. Анда төрле илләр – Россия, Беларусь, Кытайдан 200дән артык алдынгы компания катнашачак.

«ТАСС» мәгълүмат агентлыгында «Дрон Экспо 2026» пилотсыз авиация системалары күргәзмә-форумын әзерләү һәм Россиядә пилотсыз авиация системалары базарын үстерү буенча матбугат конференциясе узды. Спикерларның берсе Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин булды.

Ул сөйләгәнчә, республикада пилотсыз очу аппаратлары җитештерүчеләр бар, кайберәүләр 30 елдан артык үз продукциясен чыгара һәм аларның саны елдан-ел арта бара.

Моннан тыш, Татарстан «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды. Республикада бу системаларны үстерү буенча фәнни-җитештерү үзәге төзелде. Пилотсыз аппаратлар авыл һәм урман хуҗалыгында, электрүткәргеч линияләрен һәм нефть үткәргечләрен мониторинглауда, экологик күзәтүдә һ.б. актив кулланыла.

«Татарстанның төрле мәйданчыкларда күләмле халыкара форумнар һәм күргәзмәләр оештыру һәм уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар. Үзенең яхшы инфраструктурасы, профессиональ командасы һәм уңайлы логистикасы аркасында Казан Экспо бизнес-диалог, технологик алмашу һәм мәдәни багланышлар үсешенә ярдәм итеп, теләсә нинди дәрәҗәдәге эре халыкара чараларны уңышлы кабул итә. Нәкъ менә шуңа күрә Дрон Экспо күргәзмәсен оештыручылар әлеге чараны ел саен шушы мәйданчыкта уздырырга карар кылды», – диде Иван Колчин.

Республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә, чараны югары дәрәҗәдә уздыру максатларында, оештыру комитеты һәм аның составы расланды.

Шулай ук күргәзмә-форумда Россия венчур форумы инвесторлары клубының пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге проектларга багышланган гамәли юнәлешле питч-сессиясе узачак. Ул «кыскача доклад — эксперттан асылы буенча кире элемтә» калыбы буенча төзеләчәк. Пилотсыз очкыч аппаратлар өлкәсендәге биш стартапның һәркайсы үз проектын экспертлар белән тәкъдир итү һәм фикер алышу мөмкинлеген алачак, анда технологик яңалыкка, производствода гамәлгә ашырылучанлыкка, базар потенциалына, конкурент өстенлекләргә һәм масштаблаштыруга әзерлеккә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International