Россия энергетика министры лекция үткәрде һәм КДЭУның иң яхшы студентларына югары белем турында дипломнар тапшырды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия энергетика министры Сергей Цивилев Казан дәүләт энергетика университетында «ИНЖИР-2025» киләчәк энергетика инженерларының вузара җәйге мәктәбе катнашучылары белән очрашты. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

- Казанда энергетикада заманча технологияләрне үзләштерүдә компетенцияләрне үстерү буенча масштаблы белем бирү мәктәбен кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Татарстан – Россиянең эре сәнәгать үзәге. Сәнәгать һәм энергетика үзара тыгыз бәйләнгән. Бүген без Россия Энергетика министрлыгы ярдәмендә берничә эре проектны гамәлгә ашырабыз, мәгариф өлкәсенә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирәбез. Җәйге мәктәп илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларының берсе булган Казан энергоуниверситетында уза, – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Белем бирү проектының максаты – киләчәк энергетикасы һөнәрләрен популярлаштыру, студентларда иҗади сәләтләрне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, тармакның лидер компанияләре белән танышу. «ИНЖИР» ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Быел җәйге мәктәпне Казан дәүләт энергетика университеты кабул итте, анда Россиядән һәм БДБ илләреннән 200 иң яхшы студент – энергетиклар җыелды. Мәктәпнең эше 7 июльдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сергей Цивилев студентлар өчен «Энергетиканы үстерү стратегиясе – технологик суверенитет моделе» темасына студция үткәрде. Аерым алганда, министр технологик суверенитетның нәрсә булуын һәм аның энергетика өлкәсендә нинди компонентларны үз эченә алуын, критик мөһим технологияләрне билгеләү өчен нәрсә кирәклеген, энергияне гадел күчерү һәм башка мәсьәләләрнең нәрсә белән мөһим булуын сөйләде.

Моннан тыш, Сергей Цивилев һәм Рөстәм Миңнеханов КДЭУның иң яхшы студентларына югары белем турында дипломнар да тапшырдылар. Алар 12 кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International