СОЛЛЕРС төркеме Алабуга заводында тулы цикл технологиясе буенча яңа Sollers SP7 минивэннарын серияле җитештерә башлады. Бу хакта «СОЛЛЕРС» ГАҖ Директорлар советы рәисе Әдел Ширинов «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Sollers SP7 – гаилә һәм бизнес өчен универсаль чишелеш буларак төзелгән заманча инновацион автомобиль. Минивэн уйланылган эргономика, югары дәрәҗәдәге уңайлылык һәм алдынгы куркынычсызлык системалары белән аерылып тора.
Яңа минивэнны сатуга старт 2025 елның көзенә планлаштырылган.