Елның яшь сәнәгатьчесе – Казаннан ФЕРРИ ВАТТ генераль директоры Ярослав Желонкин!

2025 елның 8 июле, сишәмбе

«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә «Елның яшь сәнәгатьчесе» IV Бөтенроссия премиясенә йомгак ясалды.

Җиңүче булып «ФЕРРИ ВАТТ» ҖЧҖ генераль директоры Ярослав Желонкин танылды. Бүләкне Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов тапшырды. 

Ярослав Желонкин «Электроракета двигательләре» юнәлеше буенча Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ һәм «Наноинженерия» юнәлеше буенча КНИТУ тәмамлаган. Ул «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында ике тапкыр җиңүче, «Ел инженеры» республика конкурсында һәм «Ел җитәкчесе - 2024» республика иҗтимагый конкурсында җиңүче. 

Үз юлын ул 2012 елда «ФЕРРИ ВАТТ» ЯАҖ конструктор булып башлаган, шулай ук «ЛУЧ» фәнни-җитештерү берләшмәсе фәнни-тикшеренү институты» АҖ инженер-технолог, КНИТУ инженер булып эшләгән. 2021 елдан – «ФЕРРИ ВАТТ» ҖЧҖ генераль директоры. Компания сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен вакуум технологик җиһазлар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International