«Ел инженеры» конкурсының көндезге турында катнашучылар билгеләнде

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында оештыру комитеты конкурс эшләрен бәяләүгә йомгак ясады.

Абруйлы комиссия 437 гаризадан 126сын сайлап алды. Аларның авторлары «Ел инженеры» V Республика конкурсының көндезге турына үттеләр.

- Конкурс комиссиясе әгъзалары өчен эш әле тәмамланмаган. 10 декабрьдә «Корстон» комплексында конкурсның икенче (көндезге) турында катнашучылар инженерлык эшчәнлеге өлкәсендәге уңышларын күрсәтәчәкләр. Презентацияләр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә 9 декабрьдә семинар узачак, аның кысаларында пленар сессия, мастер-класслар, тренинглар планлаштырыла, - дип белдерде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе урынбасары Родион Карпов.

Исегезгә төшерәбез, конкурска узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк гариза бирелгән иде. Алар 68 оешмадан, шул исәптән 8 югары уку йортыннан керде.

Өч категориядән («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казаныш, компетентлылык») гаризалар саны буенча иң массакүләм категория – «Яшьлек, уңыш, перспектива». Анда эшләүче инженерлар һәм югары уку йортларының 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша.

Конкурс җитештерүнең 12 төп тармагын үз эченә ала. Номинацияләр арасында быел иң популярлары - «Авыл хуҗалыгы, азык-төлек, эшкәртү сәнәгате», «Энергетика» һәм «Машина төзелеше».

Барлык конкурсантларга да быелгы төп акыл көрәше алдыннан уңай кәеф телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International