Хезмәт шартларын яхшырттылар һәм дистәләгән миллион сумлык эффект алдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашса, бу мөмкин хәл. 18 ноябрьдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге белән берлектә, Чаллының 4 уңышлы предприятиесенә  матбугат туры оештырды. Анда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родиона Карпов катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чараларына сакчыл җитештерү буенча проектларның хезмәт шартларын яхшыртуы һәм предприятиенең җитештерүчәнлеген арттыруы турында сөйләделәр.

- Күп кенә җитәкчеләр хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуының сәбәбен кадрлар кытлыгында күрә, әмма эш кешеләрдә генә түгел. Практика күрсәткәнчә, предприятиеләрдә автоматлаштыру дәрәҗәсе җитәрлек түгел һәм процесслар төзелмәгән. 2018 елда ил хөкүмәте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын эшләде. Ул сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертүне максат итеп куя, – диде Родион Карпов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның 260 тан артык предприятиесе илкүләм проектта катнашкан, 5 меңгә якын хезмәткәр сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтелгән. Илкүләм проектта катнашучы компания процесс барышы вакытын уртача 31% ка кыскарта һәм эшләп чыгаруны 80%ка диярлек арттыра.

- Чаллы, республиканың сәнәгать үзәге буларак, илкүләм проектны гамәлгә ашыруда лидер булып тора. Ә Татарстанның илдә алда баруын исәпкә алсак, Чаллы – Россиядә лидерлар булып чыга. Мондый темплар белән автокаладан катнашучылар саны йөзгә якынлашыр дип уйлыйм. Бу икътисадның чимал булмаган тармаклары компанияләре, алар 400 млн.сумнан да ким булмаган керем һәм чит ил капиталы өлеше 50%тан да артык булмаган критерийларга эләгә.

Татарстан илкүләм проектны гамәлгә ашыруның бөтен чоры дәвамында алдынгы субъектлар өчлегендә калды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика Россия Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингында икенче урынны алды. Ә безнең төбәк хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге 2024 елда илнең барлык компетенцияләр үзәкләре арасында алда бара, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Без республика өчен квотаны арттыра алдык, шуның нәтиҗәсендә 2025 елда, федераль программаны исәпкә алып, проектка өстәмә рәвештә 90 предприятие җәлеп итәргә планлаштырабыз. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм персоналны үстерү мөһим булган компанияләргә вакытны әрәм итмәскә һәм инде хәзер үк 2025 елдан катнашуга гариза бирергә тәкъдим итәм.

- Матбугат турлары өчен Чаллы шәһәрен сайлавы өчен республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына рәхмәт белдерәм. Чөнки безнең күрсәтер нәрсәбез бар. Безнең өчен федераль проекттан тыш төбәк проектының да булачагы яхшы яңалык булды. Димәк, анда элек илкүләм проект критерийлары буенча узмаган безнең предприятиеләр тагын да күбрәк катнаша алачак. Шунысын билгеләп үтәсем килә, ул вакытта проект, җитәкче кызыксынса, моның өчен команда сайласа һәм аннары аларны тышкы катнашудан башка туктатып булмаса,  яхшы тормышка ашырыла! – дип ассызыклады Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров әйткәнчә, төбәк программасын Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча өч елга озайттылар һәм республика предприятиеләре өчен тагын бер ярдәм чарасы гамәлдә булачак.

 - Ул республиканың 45 предприятиесен колачлый. Ярдәм чарасы илкүләм проект критерийларына эләкмәгән компанияләр өчен каралган. Шулай итеп, без кече предприятиеләргә 200 дән 400 млн.сумга кадәр табыш белән ярдәм итә алачакбыз. Шулай ук керемнәре 400 млн.сумнан югары, әмма 2025 елдан башлап илкүләм проект периметрына кермәгән эшчәнлек төрләре буенча – бу сәүдә, кунакханәләр, җәмәгать туклануы һәм нефть чыгару өлкәсендәге хезмәтләр эшчәнлеге булган компанияләргә дә. Квота зур түгел, киләсе елга – 15 предприятие. Гаризалар 2025 елның гыйнварыннан кабул ителәчәк.  Моннан тыш, без предприятиеләрдә автоматлаштыруның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрдек. Төбәк чарасында без шулай ук әлеге юнәлешне күздә тоттык – компанияләрнең технологик аудитын уздырачакбыз. Бу эш IT-интеграторлар белән берлектә башкарылачак, – диде Марат Әхмәров.

Матбугат туры «Чоко Рай» ҖЧҖ («Акульчев» ДК) караудан башланды. Компания кондитер эшләнмәләре (төрле эчлекле печеньелар, йомшак вафлилар, macarons пирожныйлары) җитештерә. Россиянең эре сәүдә челтәрләре: «Перекресток», «Пятерочка», «Магнит», «Ашан», «Метро» һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 2024 елның маеннан катнаша.

- Яхшыртуга салынган акчалар без илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында алган зур нәтиҗә белән чагыштырырлык түгел. Кондитер эшләнмәләрен җитештерү агымын оптимальләштерү нәтиҗәсендә РКҮ экспертлары ярдәмендә процесслар һәм запаслар бару вакытын 11% ка кыскартуга ирешелде. Бер кешегә эшләп чыгару шулай ук 11% ка артты. Мәсәлән, бер линиядә эшләнмәләр чыгару 2,5 тән 4 тоннага кадәр артты, – дип шәрехләде компаниянең идарәчесе Александра Акульчева.

Яшь кондитерлар шулай ук оештырылган эш киңлегенең уңайлылыгын билгеләделәр, нәтиҗәдә камырны болгату, мәсәлән, тизрәк бара башлаган.

Маршрут буенча икенче предприятие – «РариТЭК-технологияләр» ҖЧҖ.

Компания АГНКС проектлаудан алып комплекслы рәвештә «ахырына кадәр» барлык төр хезмәтләрне күрсәтә, шулай ук сатудан соң персоналга хезмәт күрсәтә һәм өйрәтә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 2023 елның декабрь ахырыннан катнаша. Автомобиль газ тутыру компрессор станцияләрен җитештерү агымындагы процессларны оптимальләштерү нәтиҗәсендә:

- процесслар бару вакыты 11%ка кимегән;

- запаслар 12%ка кимегән;

- бер кешегә эшләп чыгару күләме 11%ка арткан.

Проект җитәкчесе,  «РариТЭК-технологияләр» ҖЧҖ компания директоры урынбасары Рөстәм Галиуллин хәбәр иткәнчә, илкүләм проектта катнашу нәтиҗәсендә җитештерү мәйданнарын 4 мәртәбә киңәйтергә һәм бер берәмлек продукция урынына 4 мәртәбә чыгарырга мөмкин булган. Моннан тыш, җиһазларны транспортлау арасы кыскарган һәм күп кенә процесслар тәртипкә китерелгән.

Алга таба ММЧ вәкилләренә  «Тракресурс» ҖЧҖ күрсәтелде. Компания төягечләрне, юл-төзелеш техникасын һәм склад җиһазларын ремонтлый һәм аларга сервис хезмәте күрсәтә.

2024 елның апреленнән октябренә кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашкан. Сервис хезмәтләрен күрсәтү процессын оптимальләштерү нәтиҗәсендә икътисадый файда 10,8 млн.сум тәшкил иткән.

Моңа процессларның барышы вакытын 40% ка киметү, запасларны 33% ка киметү һәм бер кешегә җитештерүне 30% ка арттыру хисабына ирешелгән.

Матбугат турының соңгы пункты «Тракресурс-регион» ҖЧҖ булды. Компания күтәрү-транспорт машиналары һәм җиһазлар белән сәүдә итә, шул исәптән үз бренды белән дә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты 2022-2023 елларда гамәлгә ашырылган. Склад һәм сәнәкле техника сату процессын оптимальләштергәннән соң икътисадый нәтиҗә 20,5 млн.сум тәшкил иткән:

- процесслар бару вакыты 41%ка кимегән;

- запаслар 64%ка кимегән;

- җитештерү 12%ка арткан.

«Тракресурс» ҖЧҖ директоры Гамил Ахунов Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

🔗Илкүләм проектның сайты: производительность.рф   

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International