Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашында «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде. Модератор булып ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе  Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Түгәрәк өстәлдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Кытай компанияләре белән тыгыз элемтәдә торырга тели. Татарстан икътисадын үстерүдә мөһим факторларның берсе – инвестицияләр җәлеп итү, шул исәптән Кытайдан да. Иң ачык мисал – Haier Кытай корпорациясе, ул республика территориясендә берничә завод ачты инде.

«Безнең Кытай партнерлары белән тәгаенрәк аралашырга, сезнең тәкъдимнәрне тыңларга теләр идем. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча без КХРның Казандагы Генераль консулы белән сезнең барлык теләкләрегезне карау өчен йөкләмәләр беркетмәсе әзерләячәкбез», –  диде Рөстәм Миңнеханов.

Кытай компанияләре вәкилләре үзләренең бизнес-эшчәнлекләре, Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр, ә Haier компаниясе республика белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашуда Sinopec (Кытайның иң эре нефть-газ компаниясе), China Faw Group (беренче Кытай автомобиль төзү компаниясе), Sany Heavy Industry (төзелеш техникасы җитештерү), Hainan Longpan Oilfield Technology (диңгез нефть ятмалары өчен технологияләр эшли һәм аларга хезмәт күрсәтә) һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International