«РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында «Россия һәм Кытай бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясе узды. Спикерларның берсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм министр урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты. Сессия Россия һәм Кытай арасында нефть-газ һәм химия сәнәгате өлкәсендә үзара файдалы партнерлыкка багышланган иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен 35 млн.тоннадан артык нефть чыгарыла. Бу күләмнең 2/3тән артыгы эшкәртү тирәнлеге 99% тан югары булган «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» куәтләрендә. Узган ел 1 трлн.сумлык нефть эшкәртү продукциясе озатылган, 14 млн.тоннадан артык автобензин һәм дизель ягулыгы җитештерелгән.
«Нефть-газ-химия комплексы – республика икътисадының драйверы. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда Россия полиэтиленының 28%ы, синтетик каучукның 40%ы һәм йөк автомобильләре шиннарының 60% тан артыгы җитештерелгән», - диде Татарстан Рәисе.
Татарстан эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Узган елда гына да нефть-газ-химия комплексы куәтләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә 283 млрд.сум акча тотылган.
Сессиядә катнашучылар технологияләр һәм инжиниринг хезмәтләре сатып алу мәсьәләләре буенча Россия-Кытай багланышлары перспективалары, шулай ук нефть-газ һәм химия секторы предприятиеләре ихтыяҗлары өчен чимал, материаллар, комплектлау һәм җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Уртак фәнни-тикшеренү һәм инвестиция проектлары перспективаларына аерым игътибар бирелде.
«КЕЖУЙ нефтегаз хезмәтләре» ҖЧҖ генераль директоры Лу Синшен (Кытай) хәбәр иткәнчә, компания Россиядә 10 елдан артык эшли. Бүгенге көндә Россиядә хезмәткәрләрнең гомуми саны 500 кешедән артып китә. 2023 елда «КЕЖУЙ нефтегаз хезмәтләре» ҖЧҖ РФдә 200 млн.долларлык контрактларны гамәлгә ашырган. Компания нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре, шул исәптән Татарстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә.
Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь үз чиратында билгеләп үткәнчә, Көнбатыш санкцияләре китереп чыгарган билгеле бер кыенлыкларга карамастан, нефть-газ химиясе киләчәктә дә Россия белән Кытай хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләренең берсе булачак.