Казанда Россиядә беренче полиолефин укыту лабораториясе булдырылды

2024 елның 18 октябре, җомга

Казан милли тикшеренү технология университетында Россиядә беренче уку лабораториясе эшли башлады. Ул полиолефиннарны синтезлау, алу һәм эшкәртү технологияләре өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләячәк. Проект Россия химия сәнәгатенең иң перспективалы тармакларының берсендә кадрлар кытлыгын бетерүгә юнәлдерелгән.

«ПромХимТех» алдынгы инженерлык мәктәбе кысаларында булдырылган магистр программасының төп максаты – ел саен 24 белгеч әзерләү һәм соңыннан СИБУР компаниясе предприятиеләренә эшкә урнаштыру. 12 студенттан торган беренче җыелма 2024 елда укуны башлаган иде инде. Лаборатория фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, пилот җайланмалары, җитештерү бүлекчәләре һәм техник сервис кебек юнәлешләрдә эшләячәк белгечләр чыгаруга игътибар итә.

Магистрантларны укыту программасына полимерлар буенча база курсы кертелгән, ул КНИТУ белгечләре тарафыннан укытыла. Моннан тыш, магистрантлар СИБУР экспертларын җәлеп итеп полиолефиннарны синтезлау һәм эшкәртү буенча махсус курслар уза, шулай ук катализаторлар эшләү һәм производствога инновацияләр кертү турында белемнәр ала. Уку кысаларында студентлар компания предприятиеләрендә диплом проектларын башкара алачак.

Лабораторияне ачу тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

«Россиядә беренче полиолефин укыту лабораториясен ачу – Татарстан өчен генә түгел, илнең барлык химия сәнәгате өчен дә мөһим адым. Яңа мәгариф платформасы әлеге стратегик мөһим тармакта алга таба үсеш һәм инновацияләр өчен кирәкле югары квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул. – Проект үзебезнең ил технологияләрен үстерүгә һәм кадрлар потенциалын ныгытуга омтылуыбызны чагылдыра. Без ышанабыз, программаны тәмамлаучылар индустрия лидерлары булачаклар һәм Россиядә полимер производстволарын үстерүгә зур өлеш кертәчәкләр».

Якындагы елларда лаборатория тармакның кадрлар ихтыяҗын тәэмин итә торган белем бирү һәм фәнни платформага әверелер дип планлаштырыла. Лаборатория магистрантларны укыту белән генә түгел, ә СИБУР өчен фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару белән дә мәшгуль булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International