Әлмәттә 16-18 октябрь көннәрендә нефть-газ тармагы өчен җиһазлар җитештерүчеләрнең ХХІІ еллык форумы уза.
Бүген тантаналы ачылышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиядә нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе лидерларының берсе.
«Сигез дистә елдан артык нефтьне сәнәгый чыгару республикага бәяләп бетергесез тәҗрибә генә бирмәде, ресурсларны сакчыл кулланырга да өйрәтте, – диде министр урынбасары. – Җир асты байлыклары – катнаш тармакларны үстерү өчен база ул. Татарстанда хәзер, җиһазлар җитештерүдән алып нефть эшкәртүгә кадәр – барысы да бар».
Дмитрий Гуськов шулай ук Әлмәтнең тармак белгечләрен җәлеп итү ноктасы булуын билгеләп үтте. Нәкъ менә монда нефть һәм газ чыгару, эшкәртү өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр һәм казанышлар белән танышырга мөмкин.
Форумда «Нефть. Газ. Энерго. Экология. Сәнәгать куркынычсызлыгы 2024» халыкара махсус күргәзмәсе оештырылган. Ул тармак өчен дистәләгән актуаль юнәлешләр, алар арасында энергетика, метрология, нефть промыселы һәм насос җайланмалары, химик реагентлар, сәнәгать куркынычсызлыгы, биотехнологияләр, композит материаллар һ.б. үз эченә ала. Үз эшләнмәләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Пермь крае, Чиләбе өлкәсеннән 70ләп Россия компаниясе күрсәтә.
Әлмәттә «Нефть. Газ. Энерго. Экология. Сәнәгать куркынычсызлыгы» конгресс-күргәзмә проекты ел саен нефть-газ компанияләрен һәм чиктәш тармаклар вәкилләрен берләштерә һәм ТЭК өчен заманча чишелешләр күрсәтә. Проект Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татнефть» компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла.