Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәренә республиканың дәүләт бүләге тапшырылды

2024 елның 11 октябре, җомга

11 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция вәкилләренә, ветераннарга дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләрнең берсе Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рената Галиева булды. Аңа Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Рената Галиева Татарстанның топ-32 дәүләт хезмәткәре исемлегенә керде һәм Электрон мактау тактасына кертелде. Аның кандидатурасын, һөнәри казанышларын, инициативалылыгын һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән шәхси өлешен исәпкә алып, Министрлык тәкъдим итте.
Безнең командада югары казанышларга һәм республика үсешенә омтылучы профессионаллар эшләве белән горурланабыз. Әлеге лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International