Татарстан Петербург газ форумында катнаша

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта XIII Петербург халыкара газ форумы 2024 уза. Республика делегациясен  Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкли. Форум ел саен халыкара экспертларны, нефть-газ компанияләре топ-менеджерларын, федераль һәм төбәк хакимият органнары, профильле ассоциацияләр һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре вәкилләрен җыя.

Быел эшлекле программа чаралары 19 тематик юнәлеш буенча узачак - регионнарны газлаштыру, тотрыклы үсеш, БРИКС һәм ШОС илләренең хезмәттәшлеге, водород, СПГ, газ тармагында НИОКР, импортны алмаштыру, цифрлы трансформация һәм башкалар.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика күргәзмәсенең бердәм экспозициясен оештырды, анда 10нан артык компания үз продукциясен тәкъдим итә – Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казанкомпрессормаш, Аммоний, Алабуга МИЗ, Иннополис университеты һәм башкалар. Стендның гомуми мәйданы - 119 кв.м.

Шулай ук форумда КАМАЗ яңалык тәкъдим итте – КАМАЗ-6250 вахта газ-мотор автобусы базасында эшләнгән КАМАЗ-62501 күчмә эретеп ябыштыру остаханәсе. Анда өч пассажир һәм машина йөртүче сыя. Транспорт дүрт зонага бүленгән – йөртү, торак, эш һәм кухня зоналары.

Моннан тыш, Олег Коробченко катнашында РариТЭК автомобиль заводы  »Газпром ПХГ» предприятиесенә беренче урта тоннажлы газ-моторлы йөк машинасын тапшырды.

«Бүген бөтен дөнья экология мәсьәләләре өчен борчыла. Һәм пычрануга каршы көрәшнең бер ысулы – бу, әлбәттә, техниканы газлаштыру. Татарстанның РариТЭК предприятиесе ярдәмендә зәңгәр ягулыкка күчүнең барышын күрү сөендерә. Шул рәвешле без машина төзелешенә дә, экологиябезгә дә, автомобильчеләребезгә дә ярдәм итәбез. РариТЭК йөк, җиңел, авыл хуҗалыгы техникасының зур линейкасын эшли. Һәм предприятие алга китте. Техника, кырлардан чыкмыйча, шунда ук ягулык салып эшләсен өчен, ягулык салу станцияләре төзи башлады. Раритэкка көчләрен арттырырга һәм илгә экологик, экономияле зәңгәр ягулыкта тагын да күбрәк сыйфатлы автомобильләр бирүегезне телим!» - диде автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасында Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International