Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы узачак

2024 елның 13 сентябре, җомга

13 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Беренче тапкыр форум 2023 елда узды һәм үзен Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәтте. Анда Россиянең 58 төбәгеннән һәм КХРның 14 провинциясеннән 7 мең кеше катнашты.

Быел форум 13-15 ноябрьдә Казан ЭКСПО территориясендә узачак. Эшлекле программа сәнәгать, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, эшлекле берләшмәләр, мәгариф, авыл хуҗалыгы, транспорт, финанс һәм инвестицияләр, яшьләр эшкуарлыгы, мәдәният, туризм, Кытай кухнясы фестивале, социаль мохит һәм арадаш мәдәниятләр темасы буенча 72 сессияне үз эченә ала.

Моннан тыш, кунаклар республиканың сәнәгать потенциалы белән таныша, алдынгы предприятиеләрдә, шул исәптән Кытай инвесторлары заводларында була алачак.

Шулай ук Russia – China Expo халыкара күргәзмәсе планлаштырыла, ул Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган. Моннан тыш, форум көннәрендә өстәл теннисы буенча Россия-Кытай турниры оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International