13 сентябрьдә Казанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ экспортны яклау инструментларын тәкъдир итү булды.
Ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм республика икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова чыгыш ясады.
«Татарстан – Россиянең әйдәп баручы экспортка юнәлтелгән төбәкләренең берсе, – диде министр урынбасары. – 2024 елның беренче яртыеллыгында экспорт күләме узган ел белән чагыштырганда 22% артты. Республиканың тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү өчен потенциалы һәм уңай шартлары зур».
Аның сүзләренчә, әлеге чара – Россия экспорт үзәге һәм Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге вәкилләре белән турыдан-туры аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.
«Кече бизнес экспортын үстерү КУЭ ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора һәм республика икътисадының тотрыклы үсешенә ярдәм итә», – дип билгеләде Наталья Кондратова.
Өстәп әйтик, ярдәм эре компанияләргә дә, кече һәм урта компанияләргә дә иң мөһим мәсьәләләр һәм юнәлешләр буенча күрсәтелә:
Моннан тыш, экспорт эшчәнлегенә өйрәтү, консультацияләр, күргәзмәләрдә катнашуда, чит ил маркетплейсларына чыгуда һәм базарларны өйрәнүдә ярдәм бар.
Шулай ук Татарстан компанияләрен якындагы бизнес-миссияләрдә катнашырга чакырабыз:
Чит илләргә сәфәргә кагылышлы барлык сораулар буенча +7 (843) 567-36-30 телефоны буенча яисә Renata.Galeeva@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә.