Казанда «Kazan Digital Week 2024» халыкара форумы старт алды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Быел ул инде бишенче тапкыр уздырыла.

Форумда Россиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 600е – спикер сыйфатында чыгыш ясаячак.

4 мең кв.м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә 140тан артык стенд тәкъдим ителгән, аларда 200дән артык алдынгы ИТ-компания үз чишелешләрен күрсәтә.

Күргәзмәне Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко карады.

Экспозициядә катнашучылар арасында – КАМАЗ, Татнефть, Алабуга МИЗ, ICL, БАРС Груп, Таграс, Касперский лабораториясе, КНИТУ-КАИ, Иннополис университеты һәм башкалар.

 Иң масштаблы экспонатларның берсе Җирне дистанцион зондировкалаучы,  җитештерү һәм экологик бурычларның киң спектрын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган катнаш файдалы йөкләнеш белән «СМОТР-В» космик аппаратының макеты булды, ул магистраль газүткәргечләр зоналарында югары детальле мониторинг алып бара, парник газлары чыгарылын (метан агып чыгуларын) ачыклый, төзелеш объектларын контрольдә тота, картография һәм лицензияле участокларны һәм инфраструктураның башка объектларын күзәтә.

Форумда шулай ук «Киләчәк – технологик лидерлыкта» темасына пленар утырыш булды. Чарада Олег Коробченко катнашты.

Спикерлар булып Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар чыгыш ясады.

Видеосәламләү катнашучыларга юллады Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин форумда катнашучыларга видеосәлам юллады.

«Бүген бу ИТ-продуктларны уйлап табучылар һәм аларга заказ бирүчеләр, дәүләт, бизнес вәкилләре, уңышка ирешкән һәм яшьләргә тәҗрибә тапшырырга әзер булган яшь белгечләр һәм профессионаллар очраша торган Россия һәм халыкара мәйданчыкларның иң эреләреннән берсе, –  диде Михаил Мишустин. – Сезгә бергәләп технологик суверенитетны ныгыту, шулай ук икътисадның төп секторларын цифрлаштыру буенча Президент куйган бурычны үтәүнең гамәли мәсьәләләре турында фикер алышырга туры киләчәк».

Утырышта билгеләп үтелгәнчә,  Татарстан илдә цифрлы трансформация лидерларының берсе.

Күпьеллык системалы эш нәтиҗәсендә республикада куәтле ИТ-тармак формалашты. Татарстанда якынча 3,3 мең. ИТ-компанияләрдә 42 меңнән артык кеше эшли. Соңгы 5 елда аларның еллык кереме 2 тапкырдан күбрәк арткан һәм узган елда 177 млрд.сумга җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International