Төяп җибәрелгән Татарстан продукциясе күләме 3 трлн.сум тәшкил итә

2024 елның 6 сентябре, җомга

6 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры  Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Катнашучылар 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар.

Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Утырышта Алексей Песошин билгеләп үткәнчә,  предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә.

7 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 2 трлн 892 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгый җитештерү индексы – 101,5%Төяп җибәрелгән продукция күләме – 3 трлн.сум. Беренче яртыеллыкта республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә 521,5 млрд.сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән.

2025 елда тулай төбәк продукты 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана. Республика икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгый җитештерү индексы 2025 елда 103,1% дәрәҗәсендә фаразлана.

Рөстәм Миңнеханов икътисад үсешенең бирелгән векторын сакларга өндәде, ел йомгаклары буенча тулай төбәк продуктын 5 трлн.сум күләмендә тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International