1 марттан эчәргә яраклы суны маркировкалауның яңа этабы башлана

2024 елның 26 июле, җомга

«Перспектива» ҖЧҖ җитештерүчесе мәйданчыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре шешәләргә салынган суны маркировкалауның яңа этабына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар. Очрашуда «Честный знак» товарларны маркировкалау системасының бердәм операторы һәм Татарстан Республикасының әлеге продуктны җитештерүче кайбер компанияләре вәкилләре катнашты.

2025 елның 1 мартыннан Россиядә товар хәрәкәтен — шешәләргә салынган минераль һәм эчә торган су хәрәкәтен нөсхәләр буенча исәпкә алу башлана.

Максат – шешәле суның үтә күренмәле базарын булдыру. Сатып алучылар «Честный знак» кушымтасы ярдәмендә товар турында җитештерүчедән алып киштәгә кадәр барлык мәгълүматны алырга мөмкин. Ә компанияләр базардагы өлешен намуссыз җитештерүчеләрнең китүе хисабына арттыра.

Киңәшмәдә су җитештерүчеләргә маркировканы кертүнең барлык этаплары турында җентекләп сөйләделәр, ачык диалогта җитештерүчеләрнең нөсхәләп исәпкә алуга әзерлеге турында фикер алыштылар.

Бүген «Честный знак» товарлар әйләнеше мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында Татарстанның 5 меңнән артык компаниясе теркәлгән һәм эшли, шуларның 40ы – су җитештерүчеләр. Теркәлгән предприятиеләр турында мәгълүматны Честныйзнак.рф сайтында карап була.

Хәзер республиканың минераль, эчәргә яраклы су җитештерүче предприятиеләре актив рәвештә 2025 елның 1 мартына әзерләнәләр – системалы интеграторлар сайлап алынган һәм җиһазлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International