Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре билгеле булды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора. Быел ул гадәттәгечә биш номинация буенча узды – «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».

Конкурста  213 товар җитештерүче катнашып, алар 432 төр продукция һәм хезмәт күрсәттеләр.

Эксперт комиссияләре продукциянең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген генә түгел, ә предприятиеләрнең тулаем эшчәнлеген дә бәяләде – хезмәт иминлеге һәм аны саклау, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре, социаль аспектлар һәм башка критерийлар каралды.

Нәтиҗәдә оештыру комитеты  164 лауреатны,  I дәрәҗә 155 дипломантны һәм  II дәрәҗә 96 дипломантны билгеләп, аларның исемлеге «ЦСМ Татарстан» ФБУ  сайтында бастырылган.

Әйтергә кирәк, шулай ук «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында катнашуга да гаризалар кабул ителә башлады, монда Татарстан күп еллар дәвамында конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләр саны буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарны саклап тота, шуның белән республика товар җитештерүчеләренең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча уңышлы эш күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International