Кыргыз Республикасы белән элемтәләрне үстерәбез!

2024 елның 5 июле, җомга

4 июльдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Кыргыз Республикасы Президентының Баткен өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Тимур Мадяров белән очрашты.

«Кыргыз Республикасы Татарстанның перспективалы партнеры булып тора, – диде Олег Коробченко. – Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүдә үзара кызыксыну тышкы сәүдә әйләнеше үсеше белән раслана».

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кыргыз Республикасы Хөкүмәте арасында 2017 елдан сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.

Кыргызстан белән КАМАЗ, Татнефть, Татспиртпром, Эйдос һәм Татарстанның башка компанияләре актив эшли.

Өстәвенә, Кыргызстан Республикасы делегациясе Татарстанга технопарклар төзү тәҗрибәсе белән танышу өчен килде. Ул «Иннополис» МИЗ, М-7 индустриаль паркы һәм «Химград» технополисында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International