Татарстан делегациясе Үзбәкстанда республика сәнәгате предприятиеләренә студентлар җәлеп итү турында фикер алышачак

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

3-6 июльдә Татарстан делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында. Аның составына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.

Визитның төп темасы – урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны Татарстанга эшкә җәлеп итү, һөнәри юнәлеш бирү һәм белгечләр әзерләү.

Делегация Ташкент, Навои, Сәмәрканд һәм Бохарага барачак. Үзбәкстанның өч министрлыгы – югары белем, фән һәм инновацияләр, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме, мәшгульлек һәм фәкыйрьлекне киметү, шулай ук Тышкы хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча агентлык җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.

Хезмәттәшлек тәкъдимнәре түбәндәге пунктларны үз эченә ала:

  • Татарстан һәм Үзбәкстан һөнәри белем бирү оешмаларының челтәрле хезмәттәшлеге;
  • Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларында төп һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү;
  • ТР һөнәри белем бирү оешмаларында һөнәри әзерлек программалары буенча (1 айдан 6 айга кадәрге кыска сроклы программалар) укыту;
  • Үзбәкстан территориясендә республиканың һөнәри белем бирү оешмалары филиалларын ачу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International