Татарстанда яңа җитештерү-уку үзәге ачылды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Комплекс Казан вертолет заводында төзелгән. Ул ел саен сәнәгать предприятиеләре өчен 3,5 меңгә кадәр белгеч әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа үзәкнең презентациясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «Вертолеты России» холдингы җитәкчелеге, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Үзәкнең 15 җитештерү участогы, 12 лаборатория һәм 21 уку сыйныфы бар. Анда берьюлы берничә квалификация үзләштерүче киң профильле белгечләрне укыту планлаштырыла. Белем бирү программалары укучыларга предприятиеләрдә кирәкле практик күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.

Белгечләрне укыту өчен сигез юнәлеш һәм 38 һөнәр буенча белем бирү программалары эшләнгән. Укучылар урта һөнәри белем ала алачак. Аннары, предприятиеләрнең гамәлдәге хезмәткәрләре үзәктә квалификацияләрен күтәрә һәм яңадан әзерлек үтә алачак. Шулай ук комплекс җитештерү өчен остазлар һәм мастерларны укытырга мөмкинлек бирәчәк.

Үзәккә укучыларны беренче тапкыр туплау КВЗ мәнфәгатьләрендә формалаштырылган. Аңа П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте студентлары һәм предприятие хезмәткәрләре кергән. Алар инде теоретик дәресләргә керешкәннәр, яңа үзәктә практик күнекмәләр алачаклар.

Проект ПСБ банкы һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International