Татарстан предприятиесе кою формаларын 3D-бастырып чыгару куәтен 3 тапкырга диярлек арттырган

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«Цифрлы технологияләр үзәге» Россиянең аддитив җиһазларын кулланып, Казанда коелма формалар җитештерү куәтен 2,8 тапкыр арттырган. Инвестицияләр 173 млн сумнан артып киткән, шуларның 138,5 млн сумын югары технологияле җиһазлар сатып алуга «Комплектлаучы эшләнмәләр» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү федераль фонды биргән.

Предприятиедә Россиянең «Зиас Машинери» компаниясе тарафыннан эшләнгән ике сәнәгать 3D-принтеры урнаштырылган. Яңа принтерларда кою формалары ясала, алар киң номенклатуралы эремәләрдән югары төгәллектәге детальләрне катлаулы коеп салу өчен кулланыла.

Яңа участок проект куәтенә чыкканнан соң, комлы кою формаларын чыгару күләме 2,8 тапкыр – 400 мең куб.см алып 1,15 млн куб.см кадәр  артачак, ә полиметилметакрилат (ПММА) модельләр 125 мең куб.см кадәр тәшкил итәчәк. Компания Россиянең коелма формалары базарының 13% ка кадәр өлешен ала алачак.

«СҮФ кредитын җәлеп итеп, предприятие кою формаларын чыгару мөмкинлекләрен киңәйтә, алар алга таба авиа, автомобиль һәм двигательләр төзү, атом энергетикасы өчен югары төгәллектәге комплектлар ясау өчен кулланыла. 3D-бастырып чыгару технологиясен куллану катлаулы геометрияле коелмалар алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Россиягә җибәрү туктатылган яки авыр булган чит ил аналогларын алыштыру өчен детальләр чыгаруны оператив рәвештә җайга салу мөмкин булды, – дип сөйләде «Цифрлы технологияләр үзәге» АҖ генераль директоры Андрей Колсанов.

Керамик коелма формаларын алу өчен ПММАдан яндырыла торган модельләр кулланылган технологияне кулланып предприятие авиация, автомобиль төзелеше һәм атом энергетикасы, шул исәптән Ту – 204 һәм Ту-214 самолетлары өчен югары төгәллектәге коелмалар чыгара башлаган. Проект куәтенә чыкканнан соң компания җитештерүне 2 тапкыр арттырып, елына 1300 данә коелган әйбер җитештерәчәк.

Чыгарыла торган коелма формаларның һәм коелма әйберләрнең төп заказчылары булып  С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе, шулай ук «КАМАЗ» һәм «ОДК-Пермские моторы» предприятиеләре тора.

Продукция җитештергәндә бары тик Россия чималы гына кулланыла. Продукциянең локальләгү дәрәҗәсе 100% тәшкил итә.

«Авиатор» технопаркында урнашкан предприятиедә югары җитештерүчәнлекле 16 яңа  эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International