Татарстанда сәнәгать өчен инновацион проектлар тәкъдим ителде

2024 елның 28 мае, сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы утырышы узды. Анда Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Традиция буенча Россия шәһәрләреннән компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре нефть химиясе продукциясен эшкәртү, аккумуляторлар җитештерү һәм сәнәгать өчен башка инновацион проектлар өлкәсендә яңа технологияләр һәм юнәлешләр тәкъдим иттеләр.

«ОКАПОЛ» компаниясе полимерларның беренче «акыллы» заводын булдыру проектын  тәкъдим итте. Шулай ук Дзержинскиның «Заря» заводы территориясендә беренче экопромпаркларның берсе («Кулибин») булдырыла, аның белән икенчел материалларны һәм медицина полимерларын эшкәртүдә хезмәттәшлек тәкъдим ителә.

Россиядә остеосинтез өчен био таркала торган һәм биояраша торган беркетү әйберләре чыгарылачак («Русатом РДС» «Махсус медицина техникасы» АҖ). Остеосинтез – катлаулы рәвештә сынган очракта сөякләрне берләштерүнең хирургик ысулы.

«Эко Сила НЧ» (Чаллы) компаниясе Татарстанда электрон-көнкүреш техникасы һәм икенчел чимал җыюны җайга салу турында тәкъдим итте. Фирма полимерлардан, көнкүреш техникасыннан, электроникадан һәм башка сәнәгать калдыкларыннан әйберләр җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнә.

Яңартыла торган углеводород ягулыгында энергетик җайланма булдыру турында «Судпромкомплект» ҖЧҖ тәкъдим итте. Водородны сыек органик чыганакта куркынычсыз саклау тәкъдим ителә, аны җиңел генә ташырга мөмкин – бу автомобильләргә ягулык салу өчен мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда аддитив технологияләр үзәген булдыру тәкъдим ителә («3Длам Индастриал» ҖЧҖ). Үзәктә КНИТУ-КАИ базасында проектлар үстереләчәк. Анда металл буенча 3D-басма белән шөгыльләнергә планлаштыралар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр арасында элемтәләр урнаштыру һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International