«Нижнекамскнефтехим»да ЭП-600 этилен комплексының әзерлеге 90% ка якынлаша, объектта металл конструкцияләр монтажлау һәм җир асты челтәрләре салу тәмамлана, технологик җиһазларның күп өлеше урнаштырыла. Берничә айдан соң ЭП-600 хезмәткәрләре штаты 100% ка комплектланачак, ә 2024 елның IV кварталында СИБУР беренче тонна этилен алачак.
ЭП-600 төзелешендә Татарстаннан 239 тәэмин итүче һәм подрядчы мәшгуль. Бу проектка җәлеп ителгән подрядчыларның 36%ы. Республика компанияләре этиленникны төзеп кенә калмаганнар, ә аны төзелеш материаллары, крепежлар, торба үткәргеч детальләре, эксплуатация ихтыяҗлары өчен материаллар, җиһазлар һәм аның запас өлешләре белән тәэмин иткәннәр, экспертиза үткәргәннәр, проект-эзләү, эшләтеп җибәрү-көйләү һәм йөкләү эшләрендә катнашканнар.
2022-2023 елларда Татарстан компанияләренә түләнгән хезмәтләр һәм товарлар бәясе 10 миллиард сумнан артып киткән. Чагыштыру өчен, этиленникның барлык подрядчыларына бу вакыт эчендә 27,5 млрд сум түләнгән. Республика фирмаларының керемнәре эшчеләрнең хезмәт хакына һәм бизнесны үстерүгә инвестицияләргә китә. Түләүләр белән бергә республика бизнесы яңа һөнәри компетенцияләрне үзләштерә.
ЭП-600 төзелеше Россиянең химия һәм нефть химиясе комплексын үстерү һәм Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә, шулай ук Идел буе федераль округының өстенлекле инвестицион проектларына кертелгән, дип искәртте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов. «Мондый зур проектларны тормышка ашыру сәнәгатьнең башка тармакларында синергетик эффект тудыра. Сәнәгать объектларын төзүдә һәм проектлауда компетенцияләр арта. Проектны гамәлгә ашыруда катнашкан урта һәм кече бизнес предприятиеләре үсеш ала. Яңа эш урыннары һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләр рәвешендә социаль эффект барлыкка килә», - дип аңлатма бирде министр урынбасары.
ЭП-600ның чимал буенча куәте елына 1,8 млн тонна дип бәяләнә, шул исәптән 600 мең тонна этилен, 480 мең тонна пропилен, 180200 мең тонна бензол һәм башка өстәмә продуктлар җитештерү. Әзер продукция «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез» производстволарында кулланылачак. Башлангыч чималдан көндәлек тормыш өчен кирәкле, шулай ук автомобиль, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш сәнәгатендә кулланыла торган товарларның киң спектры җитештереләчәк.
Этиленникны эшләтеп җибәрү «Казаньоргсинтез»да югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүне 20%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу ике проект гексен җитештерү җайланмасы төзелеше белән бәйле рәвештә тормышка ашырыла. Гексен югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүдә кулланыла һәм бу полимерның махсус маркаларын җитештерүдә мәҗбүри компонент. Гексенны куллану полиэтиленның төп маркалар белән чагыштырганда куллану үзлекләре диапазонын сизелерлек киңәйтергә һәм премиум сыйфатлы продукт алырга мөмкинлек бирә. Гексенның эре кулланучыларының берсе шулай ук хәзерге вакытта Ерак Көнчыгышта төзелә торган «Амур газ-химия комплексы» булачак.