Татарстанда челтәр газына күпбалалы гаиләләр микрорайоны тоташтырылды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Түбән Кама районында Борок авылы микрорайоны  челтәр газына тоташтырылды, анда күпбалалы гаиләләр яши. Йортларга газ җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов һ.б. катнашты.

«Барлык халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйм. Газлаштыру программасын гамәлгә ашырган өчен Президентыбызга, шулай ук „Газпром“ системасына дәүләт башлыгы куйган бурычларны лаеклы хәл иткән өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

«Газпром трансгаз Казан» газлаштыру программасы буенча микрорайон халкының 417 җир кишәрлеге чикләренә кадәр газүткәргечләр кертүне тәмамлаган.
Яңа төзелгән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 19 км тәшкил итә. Бүгенге көндә 77 газификация килешүе төзелгән, 44 йорт инде челтәр газына тоташтырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International