28 февральдә видеоконференцэлемтә форматында Рәис Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашуы булды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Яклар төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән Үзбәкстан территориясендә технопарклар булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча да, алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Үзбәкстанда «Чирчик» һәм «Джизак» технопаркларын үстерүгә, «Навои» АЭЗ территориясендә индустриаль парк булдыруга һәм Бохара өлкәсендәге проектка аерым игътибар бирелә.
Татарстан үзбәк коллегалары белән индустриаль мәйданчыклар, технопарклар һәм сәнәгать парклары булдыру өлкәсендә тупланган тәҗрибәсе белән актив уртаклаша. Әйтик, Үзбәкстанда «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы, «Джизак» технопаркы эшли. Технопарклар төзү һәм ачу эше Татарстан белгечләре катнашында алып барылган («Химград» технополисы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һ.б.). Моннан тыш, «Алабуга» МИЗ катнашында Бохара өлкәсендә сәнәгать паркы проекты өстендә актив эш бара.
22 апрельдән 24 апрельгә кадәр Ташкентта (Үзбәкстан Республикасы) «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Татарстан төбәкнең сәнәгать потенциалын тәкъдим итәчәк.