Владимир Путин Казан авиазаводында булды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Россия Президенты 21 февральдә Казанга эш визиты белән килде.

Башкалага ул КАЗ тарафыннан җитештерелеп, импортны алмаштырган Ту-214 самолетында очып килде.

Дәүләт башлыгы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, анда завод эше турында мәгълүмати стендлар белән танышты һәм дүрт тирән модернизацияләнгән стратегик ракета йөрткеч ТУ-160М карады. Аны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Рәисе һәм башкалар озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Ту-160 хәрби авиация тарихында канат геометриясе үзгәртелә торган иң эре самолет, шулай ук дөньяда иң көчле хәрби самолетларның берсе булып тора.

Владимир Путин ракета йөрткечләрнең берсенә – кабинага кереп, штурвал артына утырды. Самолетның әлегә исемсеә булуын белгәч, дәүләт башлыгы аны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә атарга тәкъдим итте.

«Бу шәхес Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил, бөтен Россия өчен күп нәрсә эшләгән кеше», – диде ул.

Моннан тыш, Россия Президенты башка дәүләтләр башлыклары белән дә очрашачак һәм «Киләчәк уеннары»н ачуда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International