Татарстанда Кыргыз Республикасы Генераль консуллыгы ачылды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Казанда Кыргыз Республикасы Генераль Консуллыгының Татарстандагы офисын ачу тантанасы булды. Чарада Кыргыз Республикасының тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев, Кыргызстан Президенты хакимиятенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире Муратбек Азымбакиев, Казанда Кыргыз Республикасы генераль консулы Эрик Бейшембиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм башкалар катнашты.

Казанда Генераль консуллык ачу турында карар 2023 елның маенда кабул ителде, бу хакта Указга Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров кул куйды. Бу – Россия-Кыргызстан партнерлыгы кысаларында Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан хезмәттәшлегенә яңа импульс бирәчәк мөһим вакыйга.

Ачылышта билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда Кыргызстан Татарстан белән тышкы сәүдә әйләнешен тотрыклы арттыра, үзара сәүдә өчен товарлар номенклатурасы киңәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International