Ераклардан килүчеләр өчен торак һәм көллиятләрне сәнәгать мәсьәләләренә яраклаштыру: ТР Рәисе кадрлар җәлеп итүгә кагылышлы бурычлар турында

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

«Без киеренке шартларда җитештерү күләмен арттыра алган предприятиеләребезгә рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүгенге киң вәкиллекле утырышында.

Ул ассызыклаганча, икътисадта һәм сәнәгатьтә дәүләт ярдәменнән башка субсидияләрсез, машина төзелешенә ярдәм итмичә, экспорт чыгымнарын каплауга һ.б. зур нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмас иде. Раис ТР Владимир Путинга һәм ил хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

«Без бу кыска вакыт эчендә принципиаль яңа төр продукция барлыкка килүен күрәбез. Әгәр дә бездә фәнни үзәкләр булмаса, бу мөмкин булмас иде. Мондый җитди фәнни мәктәпкә ия булуыбыз – яхшы ярдәм»,  – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ресурслары мәсьәләсен бик мөһим тема дип атады.

«Безгә мәсьәләгә карашыбызны тулысынча үзгәртергә кирәк. Кадрлар әзерләү – мөһим юнәлеш. Җитди хәрәкәт итәргә кирәк, шул исәптән, бу мигрантлар белән эшләүгә дә кагыла. «КАМАЗ» ГАҖ тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Мигрантлар белән эшләү буенча безнең федераль дәрәҗәдә дә тәкъдимнәребез бар, аларны Хөкүмәт адресына юлладык. Ләкин иң мөһиме, без эчке потенциалыбыз белән дә эшләргә тиеш, бу – урта һөнәри белем бирү системасы. Әйе, безнең тулай торакларыбыз аз, безнең техник көллиятләрнең 23% гына яшәү урыны белән тәэмин ителгән. Бу сорауларга игътибар итәргә кирәк. Һәм әлбәттә мондый белем бирү учреждениеләре әлеге эшче көчләрнең заказчылары белән максатчан рәвештә эшләргә тиеш», – диде ТР Рәисе.

Киң вәкиллекле утырышта КАМАЗ, Алабуга һ.б. уңай тәҗрибәсе искә алынды.

«Әгәр бездә машина төзелеше тармагында кирәкле белгечләргә ихтыяҗ биш тапкыр күбрәк булса, гуманитар юнәлешләр буенча киресенчә, ихтыяҗдан артык саннар бар. Шуңа күрә Сәнәгать министрлыгына, Мәгариф министрлыгына, Хезмәт министрлыгына саннарны төзәтергә генә түгел, ә профильле уку йортларын бүгенге хезмәт базары ихтыяҗларына туры китерергә кирәк», – дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

Киң вәкиллекле утырышта шулай ук Мари Эл Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мари Эл башлыгы Юрий Зайцев имзалады.

Моннан тыш, ТР Рәисе катнашында «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Хәләл стандарт комитеты» шәхси продукция сыйфатын контрольдә тоту учреждениесе арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International