«Санкцияләр шартларында җитештерү күләмен киметмәү мөһим»

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Мондый гомуми бурычны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 5 февральдә Тукай районының йомгаклау сессиясендә билгеләде. Халык алдында чыгыш ясаганда, ул 2023 ел нәтиҗәләрен исәпкә алып, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм тукайлыларның мөрәҗәгатьләрен тыңлады.  

Татарстанга илкүләм проектлар узган ел гына да төбәкнең 770 объектында зур күләмле эшләр алып барырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтелде.

Вице-премьер ассызыклаганча, республика казанышлары федераль үзәк ярдәме һәм РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган илнең социаль-икътисадый үсешенә бәйле дәүләт сәясәте ярдәмендә мөмкин булган.

Үсешнең биш илкүләм максаты турында сөйләгәндә, ул билгеләп үткәнчә, ил территориясенең 0,4% өлешен алып, Татарстан тулай төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе, ваклап сату әйләнеше, төп капиталга инвестицияләр һ.б. күрсәткечләр буенча лидер булып тора.

Республика, илнең авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2 процентына ия булып, үзен тулы күләмдә үз җитештерүенең төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә. Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора.

Татарстанда Россия полиэтиленының 30 проценты, синтетик каучукларның 43 проценты, һәр икенче йөк машинасы, һәр өченче йөк машинасы җитештерелә. Вертолетлар, самолетлар һәм кораблар ясап чыгарыла.

Россия нефтенең 7 проценттан артыгы Татарстан Республикасында чыгарыла. Татарстанда чыгарылган нефтьнең 65% – республикада эшкәртелә.

Республиканың мәшгуль халкының 40% тан артыгы кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәт куя.

Министр илебезнең микроэлектроника үсешен яңарту турында да сөйләде: 2023 елда Лаеш районындагы АйСиЭл заводында басма платалар җитештерү урыны ачылган. Татарстанда компьютерлар, ноутбуклар һәм моноблоклар җыела.

«Санкцияләр шартларында җитештерү күләмен киметмәү мөһим. Моның өчен продукциянең конкурентлыкка сәләтлелек дәрәҗәсен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, яңа технологияләрне актив кертергә, ә иң мөһиме – предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк», – диде Олег Коробченко.

Ул шулай ук кабул ителгән фәнни-технологик үсеш республика программасы турында да хәбәр итте, аның үзәге – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе. Һәм 2024 елның төбәктә Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүе турында искәртте.

«Без соңгы елларда тулаем илдә дә, республикабызда да, һәр шәһәрдә һәм районда илкүләм үсеш максатларына ирешү юлында конкрет нәтиҗәләргә ирешелгәнен күрәбез. Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур эш башкарылган. Һәм ул дәвам итә. Әлбәттә, хәл итүне таләп итүче, гражданнарны борчыган мәсьәләләр күпләп кала,  –дип билгеләп үтте вице-премьер. – Тормыш һәр көн безнең алда яңа бурычлар куя. Бергәләп, без алар өстендә актив эшләвебезне дәвам итәчәкбез».

Моннан тыш, министр һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Тукай районы махсус хәрби операциягә җибәргән техниканы карап, җирле продукция күргәзмәсендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International