Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Электроника» ФҖБ бинасында А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Попечительләр советы утырышын үткәрде. Чарада республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада микроэлектроника кластеры формалашкан, аңа «Радиоэлектроника» ФҖБ, Казанда һәм Әлмәттә «Радиоприбор» заводлары, ICL, «Иннополис» МИЗ проектлары һәм башкалар керә.
2023 ел ахырында КНИТУ-КАИ «Комплекслы авиация инженериясе» алдынгы инженерлык мәктәбен булдыру өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча федераль конкурста җиңү яулаган. Аны үстерү кысаларында югары уку йорты композит һәм аддитив технология, микроэлектроника өлкәсендә белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Узган ел максатчан кабул итү буенча югары уку йортына 139 кеше кергән. Мондый эшнең уңышлы мисалы – яңа буын инженерларын әзерләү проекты.
2023 елда КНИТУ-КАИ һәм «Туполев» ГАҖ арасында самолет төзелеше база кафедрасын булдыру турында килешү имзаланган. Урта һөнәри белемле завод хезмәткәрләре өчен тизләтелгән әзерлек каралган.
КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев НИОКР өлкәсендә «СОЛЛЕРС» һәм «Газпром трансгаз Казан» ГАҖ белән актив хезмәттәшлек булуын билгеләп үтте. Технологик чылбырлар төзүнең ачык мисалы булып «Сатурн» ОДК белән перспективалы авиация двигательләренең иң зур композит детальләрен ясау технологиясен эшләү һәм кертү проекты тора. 2024 елда вентиляторның эш капкачларын ясауның тулы чылбыры тәмамланачак.
Тулырак мәгълүматны ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында карарга була.