Прогресс двигательләре: Татарстанда «Ел инженерларын» сайлыйлар

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында «Ел инженеры 2023» республика конкурсының көндезге этабы ачылды.

«Инженерларсыз, яшьләрдән башка бөтен сәнәгать үсешенең булуы мөмкин түгел. Теләсә нинди двигатель өчен энергия, ягулык кирәк. Ә яшьлек, сезнең белем, энергия һәм дәрт, профессионалларыбызның остазлыгы – ул безнең прогрессны хәрәкәтләндерәчәк ягулык, – диде пленар утырышта Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Ул конкурска, шулай ук актив катнашкан югары уку йортларына һәм предприятиеләргә кызыксыну артуын билгеләп үтте. Бу КНИТУ-КАИ, КНИТУ, Казан дәүләт аграр университеты. «Газпром трансгаз Казан», «КАМАЗ», «Сетевая компания», «Татнефть», «Хайер Индастри Рус», «Казан вертолет заводы», «Казан оптика-механика заводы», С.П.Горбунов исемендәге КАЗ, «Вакууммаш», «Казаноргсинтез» һәм башкалар.

Быел конкурска 339 катнашучы килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Көндезге турга 109 кешенең эшләре сайлап алынган.  Гаризалар саны буенча иң популярлары булып «Машина төзелеше» (53) һәм «Авиация сәнәгате» (47) номинацияләре тора. Конкурс җитештерүнең 12 тармагында өч яшь категориясендә («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык») катнашучыларны үз эченә ала.

 «Өченче көн Герман Греф белән очраштым, белем бирү мәсьәләләре турында сөйләштек. Һәм горизонт – 60 нчы еллар, ягъни әле тумаган балалар. Без аларга һәркем килергә, паспорт алырга теләгән илне тоярга ярдәм итәргә тиеш. Россияне яшәү өчен иң яхшы урын итәргә тырышырга. Моның өчен мөмкинлекләр, ресурслар һәм территория бар. Эшләргә кирәк. Киләчәк – хыялланучылар кулында, ә хыяллар нәкъ менә шушы территориядә тормышка ашачак», – дип ышана сессия спикерларының берсе, «МИСиС» НИТУ «Кинетика» югары катлаулылыктагы прототиплаштыру инжиниринг үзәге директоры, Сбер дизайн лабораториясе җитәкчесе Владимир Пирожков. Россия файдасына тагын бер аргумент буларак ул глобаль климат җылыну нәтиҗәләрен һәм чит ил төбәкләренең бер өлешен тиз арада су басуын китерә.

Сессиядә шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры Юрий Казаков, технология эшкуары, «СИГМА.Новосибирск» ҖЧҖ стартап-студиясенең инвестицион активлар белән өлкән идарәчесе Андрей Тимофеев, «Платформа НТИ» АКО технологик стандартларны үстерү буенча директоры, ТК 194 «Кибер-физик системалар» рәисе Никита Уткин һәм башкалар катнашты.

Бүгенге пленар сессия арасында:

  • «Киләчәк инженериясе. Икътисад тармакларын фәнни-технологик үстерүнең өстенлекләре һәм төп трендлары»;
  • «Глобаль геоикътисадый кластерлар. Россиянең киләчәк дөньясындагы роле. Демография һәм аның Россиянең киләчәк дөньясындагы роленә йогынтысы. Инновацияләр һәм иҗат – киләчәккә билет. Кеше һәм якын киләчәк кешесенең матди тирәлегендәге трендлар»;
  • «Яңа технология базарлары һәм аларны көйләү принциплары»;
  • «Пилотсыз тармак: яңа мөмкинлекләр, яңа офыклар».

Шулай ук тренинглар һәм мастер-класслар узды. Ә иртәгә конкурсантларның проектларын һәм эшләрен яклау узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International