Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты булды. Чарада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Безнең сәнәгать флагманнары флагларының ничек күтәрелүен карау бик күңелле булды, – диде Олег Коробченко. – Авыр вакытта безнең ил өчен хезмәт коллективлары көчле һәм бердәм булырга тиеш. «Наше время - Безнең заман» кебек чаралар безнең предприятиеләрне берләштерә һәм сәнәгатебезне тагын да көчлерәк итә.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков белән бергә Олег Коробченко «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасына «Безнең чор герое» кубогын тапшырды.
Быелгы фестивальнең Гран-прие «СИБУР. «Нижнекамскнефтехим» командасына бирелде. Җиңүчегә узган елгы Гран-при иясе – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасыннан күчмә кубокны Республика Рәисе тапшырды. Алдагы еллардагы Гран-при ияләрендә кубок дубликатлары кала. Татарстан Рәисе карары белән быел Гран-при иясенә акчалата премия 1 млн сумга кадәр арттырылды.
Гала-концертка килгән тамашачыларны чын фестиваль феериясе көтә иде – Россиядә яшәүче халыкларның бай мәдәниятен чагылдырган 40тан артык концерт номеры тәкъдим ителде. Гала-концертта өч зона этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары катнашты. Фестивальнең беренче зона этабы Чаллыда – 6-7 октябрьдә, икенчесе Әлмәттә 13 һәм 14 октябрь көннәрендә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә узды. Быел, 11 нче фестиваль сезонында, ТРның 43 муниципаль берәмлегеннән 190 предприятие, оешма, учреждениедән 1,5 меңгә якын эшче яшьләр вәкилләре катнашты.