Татарстанда Ozon тарату үзәгенең икенче чираты ачылды

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

21 ноябрьдә «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күмәртә-бүлү үзәгенең икенче чиратын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты. 

Логоүзәкнең икенче чиратын эшләтеп җибәрү белән саклау мәйданы ике тапкыр диярлек артачак – 23 мең квадрат метрдан 43 мең квадрат метрга кадәр җитәчәк. Фулфилмент-үзәк (сатып алучы заказны рәсмиләштергәннән алып сатып алганчыга кадәр операцияләр комплексы) төрле категориядәге 10 млн товарны урнаштыруны тәэмин итәчәк, ә объектта 2 меңгә якын кеше эшләячәк. Зеленодольсктан сатып алучыларга көн саен 200 мең посылка җибәрелә, ә сезонның иң югары ноктасында – 345 меңгә кадәр. Параллель рәвештә өченче чират төзелә, аны эшләтеп җибәргәннән соң объектның мәйданы тагын 2 тапкыр артып, 84 мең квадрат метрга җитәчәк.

Ozon идарәче директоры Сергей Беляков билгеләп узганча, Татарстанда электрон коммерция-бизнес һәм республика җитәкчелеге арасында уңышлы синергия үрнәге.

«Шуның аркасында төбәктә сатучылар һәм товар бирү пунктлары хуҗалары саны ике тапкыр арта. Без эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсендә төбәкнең прогрессив карашын хөрмәт итәбез һәм шуңа күрә кече һәм урта бизнеска ярдәмне арттырабыз. Республикада инде 1 меңнән артык тапшыру пункты бар», – дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International