Кичә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Сәүдә вәкиле Айдар Әюп улы белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 40дән артык компаниясе катнашты.
Төркиядә РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары:
Күпчелек очракта «СЕ» маркировкасы Төркия базарына ирекле чыгарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, махсус продуктлар һәм эшләнмәләр белән бәйле хәлләрдә профильле ведомстволардан рөхсәт документациясе алу таләп ителә.